Get In Touch

Мошенникларның картада күпме акча барлыгын ничек белүләрен аңлаттылар

Мошенниклар, акча урлаганчы, махсус ысул белән, банк картасындагы балансны ачыклый. Бу хакта «Российская газета» хәбәрчесенә Эчке эшләр министрлыгының Мәгълүмат-коммуникация технологияләреннән хокукка каршы файдалану буенча көрәшү идарәсе белгече сөйләп үткән.

Аферистлар, «эш башлаганчы», махсус ысул ярдәмендә банк картасы балансын күрсәтүне сорый. Шул ук вакытта алар дөрес мәгълүматлар күрсәтмәүнең, янәсе, картаны ябуга китерүе белән куркыта, дип сөйләп үткән белгеч.

Аның басым ясап әйтүенчә, законлы процедураның берсендә дә мәгълүматларны тикшерүнең мондый ысуллары кулланылмый.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре тагын бер кат шәхси мәгълүматларны кемнәргәдер тапшыруның зур куркыныч белән янавы турында кисәтә.