Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Республикасы Энергетика һәм су ресурслары министры белән очрашты
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Республикасы Энергетика һәм су ресурслары министры Далер Җума белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итте.
Очрашу «Казан-Экспо» ХКҮ мәйданчыгында узды, анда бу көннәрдә «Энергопром» Казан халыкара электр энергетикасы форумы һәм аңа бәйле чаралар уза.
Искәртәбез, Таҗикстан Республикасы делегациясе «Энергопром» форумында, шулай ук БДБ Электр энергетикасы советының 68 нче утырышында катнаша.
Рөстәм Миңнеханов Таҗикстанның Энергетика һәм су ресурслары министрына «Энергопром» форумы белән кызыксынуы өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, Татарстан дустанә Россия-Таҗикстан мөнәсәбәтләре кысаларында Таҗикстан белән хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлекләрен югары бәяли. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген Россиянең сәнәгый яктан алга киткән төбәге буларак Татарстан белән Таҗикстан Республикасының күп планлы багланышлары өчен мөмкинлекләр бар.
Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан делегациясен «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумында, шулай ук башка чараларда, шул исәптән Татарстан нефть-газ химиясе форумында һәм башкаларда катнашырга чакырды.

