Get In Touch

Дәүләт хезмәтләре аша табибка язылу вакытын үзгәрткәннәр

Хәзер Дәүләт хезмәтләре порталы аша табибка күренергә яки тикшеренү узарга медицина ярдәме көтүнең билгеләнгән срогыннан арткан көнгә язылырга мөмкин булачак. Әлегә кадәр бу срок терапевт өчен – 24 сәгать, табиб-белгечләр һәм тикшеренүләр өчен – 14 эш көне тәшкил итә иде. «ТАСС», Россия Хөкүмәтенең тиешле карарына таянып, шул хакта яза.

Документ нигезендә, чара җиһазлар ярдәмендә тикшеренүләргә һәм лаборатория тикшеренүләренә дә кагыла. Шул ук вакытта табибка язылуның конкрет кагыйдәләрен һәм максималь срогын төбәкләр үзләре билгеләячәк.

Исегезгә төшерәбез: табибка федераль Дәүләт хезмәтләре порталы аша да, төбәк порталы аша да язылырга мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.