Бөрбаш көрәшчеләренең үз китабы бар
55 ел дәвамында мәктәптә эшләп килгән көрәш түгәрәге «үстергән», заманында республика турнирларын шаулаткан, зур җиңүләр яулаган авылдашлары – көрәшчеләр турында китап булдыру идеясе Җәлил хәзрәтнеке булса, аны тормышка ашыручылар да шушы авылныкылар.
Журналист Лилия Нурмөхәммәтова эчтәлек өчен җаваплы булып, кызыклы мәгълүматларны гади, укылышлы тел белән бәян итсә, авыл җирлеге, мәктәп, мәдәният йорты коллективлары әлеге мәгълүматларны туплауда үз өлешен керткән. Шушы авылда туып-үскән, бүген Казанда яшәүче эшмәкәр егет Нияз Галимуллин исә матди чыгымнарны үз өстенә алган. Сүз уңаеннан, Ниязның авылдашларына чираттагы саллы бүләге инде бу.
Әлеге китапның РСФСРның спорт мастеры, Татарстанның атказанган спорт мастеры, күптапкырлар мәртәбәле бәйгеләрдә җиңү яулаган, шулай ук газетабыз үткәрә торган Муса Җәлил турнирының алты мәртәбә җиңүчесе данлыклы мәрхүм көрәшчеләре Фидаил Шакиров истәлегенә үтүче көрәш ярышларына туры китереп дөнья күрүендә дә тирән мәгънә бар. Егерменче тапкыр үткәрелүче бу бәйгегә җиде районнан һәм Балтачның үзеннән 14 команда катнашкан. Аның яшүсмерләр, балалар арасында үткәрелүе дә бит, 194 көрәшче тәрбияләгән, шуларның 133 е Татарстан, Рәсәй күләмендәге ярышларда батыр калган Бөрбаш авылында әлеге традицияләрнең дәвамлы булуына бер ишарә. Көрәш дәвам итә, дигән сүз.

