Get In Touch

Зәңгәр күлгә камера куячаклар

Зәңгәр күл тирәсендә табигать законнарын бозуларны ачыклау максатыннан фотога төшерә торган камералар куелачак. Бу хакта Татарстанның биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов сөйләде.

– Күлләргә йөрүче туристлар бик күп. Биредә учак та ягалар, су да коеналар. Коенган өчен 2 мең күләмендә штраф каралган. Без әллә ничә штраф яздык. Биредә хәзер инде су коенырга керергә дип ясалган махсус урынннар да юк. Коймалар белән әйләндерелеп алынган. Әмма шуңа карамастан да койма аша суга сикерүчеләр дә бар. Камералар безгә ярдәм итәчәк дип уйлыйбыз, – ди ул.