Get In Touch

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Кукмарада яшь гаилә барлыкка килде

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Кукмарада яшь гаилә барлыкка килде

Тантана барышында яшьләр никах таныклыгына кул куйдылар, балдаклар алыштылар һәм кадерле кешеләренең ихлас алкышлары астында яңа тормыш юлына беренче адымнарын ясадылар.

Гаилә көне уңаеннан район ЗАГС бүлегендә аеруча дулкынландыргыч һәм истәлекле вакыйга булды — районыбызда тагын бер матур керәшен гаиләсе барлыкка килде.

Пчеловод авылыннан махсус хәрби операциядә Ватан иминлеге өчен батырларча хезмәт итүче Эдуард Сергеев белән Югары Чура авылы кызы, чибәр һәм тыйнак Кристина Егорова үзләренең никахларын рәсми рәвештә теркәделәр.

Тантана җылы мохиттә, ихлас теләкләр һәм елмаюлар белән үрелеп барды. Яшьләрнең иң бәхетле мизгелләрен уртаклашырга район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Багаманова, Югары Чура авыл җирлеге башлыгы Айрат Галимуллин, әти-әниләре, туганнары һәм якын дуслары килгән иде.

Айгөл Багаманова яшь гаиләне тәбрикләп:

— Гаилә — җәмгыятьнең иң зур терәге. Бүген сез мәхәббәт, хөрмәт һәм тугрылыкка нигезләнгән яңа тормыш юлына аяк бастыгыз. Бер-берегезгә терәк булып, шатлыкларны уртаклашып, тигезлектә һәм иминлектә озын, бәхетле гомер кичерергә язсын. Ил тынычлыгы өчен хезмәт итүче батыр егетебез Эдуардка аерым рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Сезнең гаилә мәхәббәтнең, сабырлыкның һәм тугрылыкның матур үрнәге булсын, — дип, изге теләкләрен җиткерде.

Айрат Галимуллин да яшьләргә иң җылы котлау сүзләрен юллады:

— Бүген сезнең өчен генә түгел, авылдашларыгыз өчен дә куанычлы көн. Гаилә учагыгыз һәрчак җылы булсын, йорт-җирегезгә бәрәкәт, күңелләрегезгә тынычлык тулсын. Бер-берегезне аңлап, хөрмәт итеп яшәгез, бәхетегез гомерлек булсын, — диде.

Тантана барышында яшьләр никах таныклыгына кул куйдылар, балдаклар алыштылар һәм кадерле кешеләренең ихлас алкышлары астында яңа тормыш юлына беренче адымнарын ясадылар.