Get In Touch

“Апрель карлары коткара”. Биолог көтелмәгән плюсларны атаган

Апрель аенда кар яву гадәттә кешеләрне гаҗәпләндерсә дә, белгечләр моны бөтенләй үк тискәре күренеш дип санамый.

Биология фәннәре кандидаты Алексей Филин көтелмәгән нәтиҗәләр турында РИА Новостига сөйләгән.

Аның сүзләренчә, апрель карларының иң зур файдасы — аллергиядән интегүчеләр өчен җиңеллек китерүе. Мул явым-төшем вакытында чәчәк атучы үсемлекләрнең серкәсе һәм аллергеннар һавадан тизрәк юыла.

“Аллергиклар өчен, мөгаен, апрель азагында кар явуы начар да түгел. Алар тулы күкрәк белән сулыш ала алачак,” — дип билгеләп үтткән белгеч.

Шулай итеп, яз уртасындагы “кыш кайтуы” табигать өчен генә түгел, ә кайбер кешеләр өчен дә көтелмәгәнчә уңай нәтиҗә бирергә мөмкин.

Белгечләр шулай ук һава торышының кискен үзгәрүләре вакытында сәламәтлеккә игътибарлы булырга киңәш итә.

Билгеле булганча, «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.