Россия һәм Украина әсирләр белән алмашты
Россия һәм Украина бер-берсенә 205әр әсир сугышчыны кайтарган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.
РФ Саклану министрлыгы хәбәр итүенчә, алмашу вакытында арадашчы булып Берләшкән Гарәп Әмирлекләре чыгыш ясаган. Хәзерге вакытта кире кайтарылган Россия сугышчылары Белоруссиядә – алар белән психологлар һәм табиблар эшли.
Алга таба сугышчыларны Саклану министрлыгы медицина учреждениеләренә дәвалануга һәм тернәкләндерүгә җибәрәчәкләр.

