Ике айга сузылган эзләүләр фаҗига белән тәмамланган
9 февральдә югалган 28 яшьлек Тамара Волкованың мәете Казан— Яшел Үзән трассасында, «Әйшә» тукталышы янында кар эчендә табылган.
Бу хакта ТНВ каналының сайты хәбәр итә.
Беренчел мәгълүматлар буенча, хатын-кыз туңудан вафат булган. Мәеттә көч кулланып үтерү билгеләре табылмаган. Үлемнең төгәл сәбәбе кирәкле экспертизалардан соң ачыкланачак.
Искәртеп узыйк, Тамара Волкова 9 февральдә бер айлык кызын ире белән калдырып өйдән чыгып киткән. Соңгы тапкыр аны Ленинградская урамындагы даруханәдә һәм 104нче автобуста күргәннәр. Эзләү эшләре якынча ике ай дәвам иткән.

