Get In Touch

Татарстанда чит ил кешеләрен Россиядән чыгарып җибәрү өчен 20 млн сум акча бүленгән

Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе чит ил кешеләрен Россиядән чыгарып җибәрү өчен хезмәтне оештыруга тендер игълан итте. Бу максатларга 20 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Тиешле мәгълүмат дәүләт сатып алулары порталында пәйда булды.

Тендер җиңүчесе тәүлек буе, ялларсыз һәм бәйрәмнәрсез, авиабилетлар рәсмиләштерү белән шөгыльләнергә тиеш. Шартнамә 2027 елның 31 декабренә кадәр төзелә.

Элегрәк ГУФССПда хәбәр итүләренчә, 64 меңгә якын чит ил кешесе һәм гражданлыгы булмаган затлар миграция законнарын бозган өчен Россиядән чыгарылган. Аларны 76 илгә җибәргәннәр.