Get In Touch

Казанда ике җәяүлене бәрдергәннәр

Узган тәүлектә Казан юлларында зыян күрүчеләр белән ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Ике очрак та җәяүлеләрне бәрдерү белән бәйле, дип яза Казан ДАИ.

Идел буе районында машина йөртүче шәхси йортның ишегалды территориясендә җәяүлене бәрдергән.

Киров районында башка автомобильче тротуар буйлап барган һәм шулай ук җәяүлене бәрдергән. Ике зыян күрүче дә җәрәхәтләр алган.