Get In Touch

Кандагы шикәр микъдарын бармак битен тишмичә генә билгели торган прибор уйлап тапканнар

Новосибирск галимнәре тир буенча организмдагы шикәр микъдарын билгеләү мөмкинлеге бирердәй прибор уйлап тапкан.

Бу хакта “Российкая газета” хәбәр итә. Мондый глюкометр җилкәгә беркетелә. Берничә минуттан соң прибор тир буенча кандагы шикәр микъдарын билгели.

Галимнәр әйтүенчә, әлеге җайланма тирләмәгән халәттә дә шикәрне бик төгәл үлчәү мөмкинлеге бирәчәк. Глюкометр программасын дәүләт теркәвенә алу турында таныклык бирелгән дә инде. Ул быел җитештерелә башлаячак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.